727 posts

Всем привет! Друзья, у меня есть предложение организовать и присоединиться к группе «Шьем для наших по городам» . Сейчас узнаём все мелочи по организации работы. Я заказываю ткани и фурнитуру, из которых нужно будет пошить одежду для наших бойцов. Есть желание присоединиться и помочь пишите.
4 people reacted
1K views
Объявляю сбор на кулирку с лайкрой однотоны
92/8
Сбор цена 650. Цена наличия 700
Галочками отмечено наличие цветов
2 people reacted
715 views
Уважаемые участники! Предлагаю собрать ткани на постельное белье. Поплин и сатин твил производство Китай. Отзывы очень хорошие. Посмотреть цены и записаться можно здесь https://vk.com/album-179521617_284344868
2 people reacted
596 views
Сыерчык.

Фатыйма, әйдә өй-өй уйныйбыз. Бусы – безнең өебез ди, бусы – Show more
пичебез ди, әти чыгарган...
Безгә уйнарга килгән иптәш кызым Фатыйма белән мәш килеп, әтинең “бәләкәй өеннән” (иске өебездән төзелгән остаханәсен шулай атый идек ) алып кергән шома, кырыйлары сырлы такта кисекләреннән курчак йорты ясыйбыз. Шакмакларның ниндие генә юк!
Шулчак түр як тәрәзә аша әтиненең капкадан килеп кергәнен күреп алдык. Фатыйма: “Мөңкәй абый кайта, мин качам, ” – диде дә, уйнак песи баласы җитезлегендә, мендәрләр өеп куелган караватка менеп китте, ике кул арасына башын куеп, йөзе белән мендәргә капланды. Кача, янәсе.
Мин, югалып, тораташ булып басып калдым. “Шулай качалармыни?” – дип әйтәсем килә. Тик әйтергә көч таба алмыйм: аның сүзе мине өнсез итте . Нигә минем әтинең исемен боза ул, “Мөнибулла абый” дими?! Мин бит аның әтисенә, матур итеп, “Халит абый” дип әйтәм!!!
Безгә ничә яшь булгандыр, хәтерләмим. Миннән бер яшькә кечерәк булган Фатыйманың мендәргә капланып яшеренгәненнән чамалап була инде яшебезне. Дустым киткәч, яклау эзләп, аны әнигә әләкләшми булдыра алмадым. Ә ул исә: “Ий кызым, шуның өчен үпкәләп тормыйлар инде. Үпкәлчән кеше бәхетсез була. Үскәч, тулы итеп әйтергә өйрәнер әле Фатыйма атаңның исемен. Ул бит олылардан ишеткәнен әйтә. Минсылуның атасының да, Роза апаңның атасының исемен дә кыскартып әйтәләр. Алар бит шуның өчен борын салындырып йөрми,” – диде. Беләм: күрше Исмәгыйль абыйны “Исмай”, Шәфигулла абзыйны “Чәпеш”, әтинең Югарочта яши торган дустын “Шашый” дип йөртәләр. Тик, ул исемнәрне ишеткәндә, миңа бер дә авыр булмый иде бит ...
Үсә төшкәч, шуны белдем: исем кыскартып-бозып әйтү генә әлләни зур фаҗига түгел икән әле. Авылдашларның бер-берсенә кушамат тагуы гадәти хәл икән. Авылыбызда кушаматсыз кеше юк диярлек икән бит. Мәсәлән, телгә беткән Гайфулла бабам, солдат хезмәтеннән кайткач, кызык итеп, Маруся исемле кыз белән танышканын сөйләгән. Нәтиҗәдә, шул ук көнне ул Маруч Гайфуллага әйләнгән. Шулай итеп, аны авылдагы тагын ике Гайфулладан аеру эше җиңеләйгән. Хәер, аларның берсе дә кушаматтан мәхрүм түгел иде: ялгышмасам, берсе – Акша Гайфулла, икенчесен кош исеме белән атыйлар иде. Япон бабайның хәтта чын исемен дә хәтерләмим. Әстери бабайның “исеме” кайчандыр аның әвене урнашкан тау атамасына күчкән. Авылыбызның безгә бик биек булып тоелган калкулыгын Әстери тавы дип йөрттек. Бу бабайларның кушаматы алар катнашкан сугышка бәйле рәвештә барлыкка килгән булган.
Гомер үтә тора. Фатыймага бүген үпкәм юк. Ул да миңа үпкәләмәсен иде. Мин гаепле түгел. Иремне дә гаепли алмыйм. Ул бит белмичә генә ... Ничек әйтим?..
Туктагыз, тагын хатирәләрне яңартыйм әле. Байтак еллар элек март аенда без ирем белән туган авылым Иске Усманга туйга кайттык. Безне туйга кыз ягыннан әрчи итеп чакырдылар. Апамның кызы Гөлия Зирекледән әнисенең туган авылына Фәнил исемле егеткә кияүгә чыга. Туйда әрчиләрнең дәрәҗәсе зур!!! Аларны аштан ашка йөртеп хөрмәт күрсәтәләр. Бер көнне сигез җиргә чакырдылар. Сыйдан өстәлләр сыгылып тора. Чираттагы кунак алучыга кергәндә: “ Кабар урыным калмады,” – дип уйлыйсың, әмма ул уй тиз арада юкка чыга. Һәр хуҗа кунакларны үзенчә тәрбияли.
Кәзим абый белән Мәрьям апай кунакларны, башкалар кебек үк, ачык йөз, тәмле тел белән каршы алды. Алар туй кунакларыннан тыш башка дус-туганнарын да дәшкән. Кыстау, уен-көлке, җыр, теләк теләү, үзара аралашу – табын гөр килә. Сез утырган мәҗлестә дә шулай булганы бармы: шау-гөр килгән табын бервакыт тынып кала. Минем ир, кайда гына булмасын, халыкны андый тынлыктан уятып җибәрергә ярата. Гадәт үзгәрми диләр. Зөфәрем монда да шул ук хәлне кабатлады : бу юлы ул үзенең дөрес дикциясе, көчле тавышы белән кычкырып җырлап җибәрде: “ Язын сыерчыклар кайтып, оясын тапса-а-а-а ... ” Бар икән күрәселәр!
Югыйсә, мин аны гел кисәтәм: “Кунак икәнеңне онытма, һәр якның үз гадәтләре, син белмәгән сере була. Читен хәлгә кала күрмә: кунакта бераз тыйнаграк бул,” – дим. Юк инде, ничә әйтсәм дә, әйткәнне оныта, малай! Чир китә диләр, гадәт кала икән!
Башка вакыттан аермалы буларак, Зөфәргә кушылып җырлаучы табылмады. Дөресрәге, кешедә җырлау теләген җырдагы кош исеме юкка чыгарды.
Кунакны тәрбия кылып, басып сыйлаучы Кәзим абый, бик авыр хәлгә юлыккан кыяфәт чыгарып, кулындагы салфетканы учында йомарлап, аны кабат-кабат әвәләде һәм, ыңгырашып: “Бетерде, малай, башны!” – дип башын аска иде. Зөфәр, курку катыш аптырап, “моңлануыннан” туктап миңа карады. Мин дә, беркадәр уңайсызланып, эшнең кайсы якка борылганын борчылып күзәткәнгә, килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны “әртисемә” төшендерерлек хәлдә түгел идем.
Халык, бер мәл тынып торганнан соң, дәррәү күтәрелеп көлеп җибәрде. Шулчак Кәзим абый халыкка кушылып көлүче Зәкиулла абыйга: “Үзеңне бел! Нигә шатланасың? ” – димәсенме! Зәкиулла абый, көлүеннән туктамый гына : “Бик яхшы беләм мин үземне! Шатланам да! Мин бит үземә оямны үзем корам. Ә син оя да кора белмисең! Кеше ясаган ояга кереп утырып хуҗа буласың,” – дип җавап бирде. Әйтсәм әйтим, Кәзим абыйларның нәсел кушаматы – Сыерчык булса, Зәкиулла абыйларны Карга дип йөртәләр авылда.
Тормышта да дус булып, бер-берсенә булышып яшәгән фикердәшләр – Кәзим абый белән Зәкиулла абый – килеп туган ситуациядән, мәҗлескә алдан ук язылган сценарий буенча кат-кат репетиция ясаган театр артистлары кебек, югалып калмыйча, оста итеп чыга белделәр. Алай гына да түгел, аларның бу шаярышулары мәҗлескә үзенә күрә бер ямь өстәде. Ике дуска сокланмый мөмкин түгел иде. Хуҗалар да, кунаклар да көтелмәгәндә килеп туган күңеллелектән канәгать иде. Чаллы кунагын – җырчы әрчине беркем һәм беркайчан берни белән битәрләмәде.
Дустым Фатыйманың да язын туган якка яз хәбәрен алып кайта торган, үзенә кирәк чакта әрсез дә була ала торган сайрар кош исемен йөртүче нәселдән икәнен әйтер чак җитте.
Ий гомер агышлары!!! Шатлыгы, сагышлары... Бар да тиз үтүчән шул. Инде бу ике абыебыз да, туган җирләрендә – үз колхозларында гомер буе фидакарь хезмәт куеп, төбәгебездә билгеле, мактаулы булып, башкаларга матур яшәү үрнәге күрсәтеп, үзләре кебек хезмәт сөючән, тәрбияле кыз-уллар үстереп, бер-бер артлы бакыйлыкка күчте.
Авылга кайткан саен, Кәзим абыйлар турыннан үтеп киткәндә, бу вакыйганы искә төшерми киткәнебез юк. Туган якның сагынып искә алырдай кешеләрен, алар белән бергә тулы бер чорны югалтканыбызны аңлап, сагышланып та куябыз. Сагынудан алар рухына кылган догабыз гына коткара, ярдәмгә килә. Җаннарыгыз рәхәт халәттә булсын, мәңгелеккә киткән якыннарым һәм киң холыклы, тырыш, уңган авылдашларым!!!
0 people reacted
570 views
Ηебольшие кухонные хитрости которые следует взять на заметку!
2 people reacted
1K views