#әдәбимарафон2025
21 нче көн
Show more
-Рәхмәт сезгә. Үлемнән алып калдыгыз кешене, - диде дә Хәбир Шамилнең кулын кысты.
- "Рәхмәтеңне машина әрҗәсенә ташла шунда, дыңгырдап кайтыр", дип әйтә торган иде безнең авылда бер шофер, юлда ул утыртып кайткан кешеләр рәхмәт әйтеп төшеп калганда. "Рәхмәт белән ботка пешереп булмый", дип әйткәннәрен дә ишеткән бар.
-Тапкыр егетләр икәнсез. Буш калдырып булмас инде болай булгач, - диде дә Хәбир, вертолетка кереп, ике шешә коньяк күтәреп чыкты.
- Менә, үзегез коткарган шушы абзый исәнлегенә дип эчәрсез, - дип, шешәләрне Кәримулла кулына тоттырды.
- Рәхмәт, зурладыгыз, - диде Кәримулла һәм, шешәләрне көймәгә илтеп, аннан Исламга кидертергә дип алып килгән чалбар белән күлмәкне пакеты белән Хәбиргә тоттырды.
- Рәхмәт инде, без аны болай шәрәдер дип уйламаган идек, - диде Хәбир киемнәрне үзе белән бергә килгән яшь егеткә сузды.
- Кидертергә кирәк боларны Ислам Мөхәммәтовичка. Шәрә килеш алып кайтып булмый.
Бераздан коткаручылар Исламны күтәреп, вертолетка алып менгереп утырттылар да Кәримулла белән Шамилгә тагын бер тапкыр рәхмәтләр әйтеп очып та киттеләр. Ә Исламның күзләрендә яшь иде.

// Рафис Корбан. - Тәүбә көне. - повесть

#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы
#ТатарстанКитапНәшрияты
#розахамидуллина
#ЛитературноКраеведческийМузей
#РафисКорбан
#әдәбияттарихымузее
16 people reacted
125 views
#әдәбимарафон2025
20 нче көн
Show more
Мөхәммәт Ибляминов колхоз председателе булып, 1943 елда эшли башлады. Шул елны Курск дугасындагы каты сугышларда авыр яраланып, өч ай госпитальдә ятканнан соң, бүтән сугышка ярамый дип "списәйт" ителеп, егерме яшендә бот төбеннән сул аяксыз калгач, инде колхоз эшенә дә ярамам дип борчылып, ярасы төзәлеп тә бетмәгән килеш кайтып төшкән иде ул туган авылына. Аягыннан кан саркып торган килеш, урын өстендә аунап яткан кышкы бер көндә каппка төпләренә кара айгырга кошовкалы чана җиккән таныш түгел бер кеше белән председатель Гөлнәфис апа килеп туктадылар. Бөтен өйне тутырган салкын һавага ияреп, ишектән килеп керә-керешкә Гөлнәфис апа ирләрнеке шикелле гөбедән чыккан калын тавышы белән исәнләште дә туп-туры Мөхәммәт яткан караватка таба атлады.
-Менә шушы инде ул безнең герой, - диде, - Йә, нихәл, Мөхәммәт нәнәм?
-Ярый болай. Ятам инде менә сыкранып. Төзәлеп тә бетми. Кем инде мин, эшкә яраксыз бер мәхлук.
-Алай димә, улым, - дип, сүзгә әнисе Рәбига апа кушылды. - Аллага шөкер, исән кайттың.Әтиеңнең, әнә, хәбәрсез югалды дигән хәбәре генә килде.

// Рафис Корбан. - Тәүбә көне. - повесть

#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы
#ТатарстанКитапНәшрияты
#розахамидуллина
#ЛитературноКраеведческийМузей
#РафисКорбан
#әдәбияттарихымузее
25 people reacted
219 views
#әдәбимарафон2025

19 нче көн Show more

Әнисенең һаман да дәшми торуын күреп, Сәлим әтисен якларга кереште:
- Әнием, мин аны беләм - әйбәт ул, әйдә, таныштырам...
Камилә, керфекләрен күтәреп, бер Җанга, бер Сәлимгә карады. Аннары, улы янына чүгәләп, аны кочаклап алды.
- Улым, без күптән таныш инде... Шулкадәр таныш, шулкадәр таныш. Ансыз яшәү минем җан-бәгырьләремә үтте... Рәхмәт сиңа...
Шунда Сәлим үз җилкәсендә кемнеңдер көчле, әмма бик тә назлы кулларын тойды. Колакларын әтисенең җылы тыны иркәләде:
- Рәхмәт сиңа, улым...
Сәлим бер-берсенә сыенышып торган әтисе белән әнисенә күтәрелеп карады, аннары карашларын күк йөзенә күчерде. Ниндидер тылсым белән чистарынып калган аяз күктә йөзгән болытларның берсен Кыш бабайга охшатты ул Һәм, беркемнән кыенсынмыйча, курыкмыйча, шул сихри болытка карап:
- Рәхмәт сиңа... Әтиемне биргән өчен рәхмәт, - дип пышылдады.

/Казан утлары. - 2024, - №12. - Б. 158. Галимҗан Гыйльманов, Бүләккә - әти, Хикәя.

#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы
#ТатарстанКитапНәшрияты
#розахамидуллина
#ЛитературноКраеведческийМузей
#ГалимҗанГыйльманов
#әдәбияттарихымузее
20 people reacted
152 views
#әдәбимарафон2025
18 нче көн
Show more
Күзләре!.. Карашлары!.. Ә менә күз карашлары Сәлимгә шундук ошады. Аларда ниндидер мөлаемлык, җылылык, ягымлылык, туганлык нурлары чагыла иде. Аннары тавышы... Яңа ел төненнән үк колагында яңгырап торган бу моңлы тавыш таныш иде...
- Син... мине көтәсеңме?
- Юк-юк... Әйе...
- Туктале... Кая-кая... Таныйм бит мин сине. Яңа ел кичендә минем төшемә кереп йөргән зирәк малай бит син, шулаймы? Син идең бит ул? Мин ул вакытта бик каты авырып, саташып ята идем. Каты буран чыгып, ерак буровойда ике атнага бүленеп калдык, вертолет та очып керә алмады. Менә шунда салкын тидергәнмен. Яңа елда төшемә кереп, сөйләштермәгән булсаң, теге дөньяга ычкына идем, билләһи газыйм... Рәхмәт сиңа... Кем. Исемең ничек әле? Мин Җан булам. Исемем шулай.

/Казан утлары. - 2024, - №12. - Б. 156. Галимҗан Гыйльманов, Бүләккә - әти, Хикәя.

#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы
#ТатарстанКитапНәшрияты
#розахамидуллина
#ЛитературноКраеведческийМузей
#ГалимҗанГыйльманов
#әдәбияттарихымузее
20 people reacted
154 views
#әдәбимарафон2025

17 нче көн Show more

_ Юк, авырмыйм мин! Әтине генә югалттым...
- И бала, бала... Төшеңә кергәндер ул Хода бәндәсе... Төшендә эндәшкәндер... - Ана кеше, ах-ух килеп, бермәл урынында таптанып торды да үзалдына сөйләнә-сөйләнә, өстәл хәстәрләргә кереште: - Йөрәге тоеп, күңеле сизеп, бер кайтып килсә, ни була инде анысына да?!
Шул көнне үк Сәлим әтисе әйткән йорт янына барып килде. Яңа елны каршы алган шәһәр тирән йокыда иде. Берән-сәрән генә кешеләр узып тора. Сәлимдә аларның кайгысы юк. Аларның әтиләре бардыр шул. Шулай да бүген Сәлим алар белән баш күтәреп сөйләшә ала: ул әтисен тапты, аның белән сөйләште, хәтта аңлашты да инде... Очрашасы гына калды.

/Казан утлары. - 2024, - №12. - Б. 154. Галимҗан Гыйльманов, Бүләккә - әти, Хикәя.

#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы
#ТатарстанКитапНәшрияты
#розахамидуллина
#ЛитературноКраеведческийМузей
#ГалимҗанГыйльманов
#әдәбияттарихымузее
19 people reacted
155 views