![💮](/emoji/e/f09f92ae.png)
![💮](/emoji/e/f09f92ae.png)
АШ ДОГАЛАРЫ
АШАР АЛДЫННАН УКЫЛА
ТОРГАН ДОГА:
Ашауны, һичшиксез,
Бисми-Лләәһир-рахмәәнир-рахиим, дип башларга һәм ошбу доганы укырга кирәк:
اللَّهُمَّ بَارِكْ لَنَا فِيهِ وَأَطْعِمْنَا خَيْراً مِنْهُ
اللَّهُمَّ أَعْطِنَا رِزْقًا حَلَالًا وَأَنْتَ خَيْرُ الرَّازِقِينَ
اللَّهُمَّ نَوِّرْ قُلُوبَنَا وَارْحَمْنَا وَارْضَ عَنَّا
وَأَعْطِنَا تَمَامَ نِعْمَتِكَ وَدَوَامَ نِعْمَتِكَ وَتَمَامَ تَوْفِيقِكَ
УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә бәәрик ләнәә фииһи үә әтъгъимнәә хъайран минһ(ү).
Әллааһүммә әгътъыйнәә ризкъан хәләәлән үә әннтә хъайрур-раазикъыййн.
Әллааһүммә нәввир къулүүбәнәә үә-рхәмнәә үәрдъа гъәннәә.
Үә әгътъыйнәә тәмәәмә нигъмәтикә үә дәвәәмә нигъмәтикә үә тәмәәмә тәүфиикъыйк(ә)]
МӘГЪНӘСЕ:
«Аллаһым! Ашларыбызга бәракәт бир, болардан да хәерлерәк ашларны ашарга насыйп кыл.
Аллаһым! Безгә хәләл ризык бир. чөнки Син ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе.
Аллаһым! Күңелләребезне яктырт, безгә мәрхәмәт ит һәм бездән разый бул.
Һәм безгә нигъмәтеңнең дәвамын һәм тәмамын әйлә, йә Рабби!»
ӘГӘР БИСМИЛЛӘНЕ ӘЙТҮ ОНЫТЫЛЫП, АШАГАНДА ИСКӘ ТӨШСӘ, ОШБУ
Show more ДОГА УКЫЛА:
اَللَّهُمَّ بارِكْ لَنَا في الأوَّلِ وَالآخِرِ
УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә бәәрик ләнәә фил-әүввәли вәл-әәхъыйр]
МӘГЪНӘСЕ:
«Әй Аллаһым! Безнең өчен башын да, ахырын да бәракәтле кыл!»
АШАП БЕТЕРГӘННӘН СОҢ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:
Ашап бетергәннән соң биргән нигъмәтләре өчен Аллаһыга шөкрана һәм хәмде-сәнә әйтергә кирәк. Ашау-эчү догалары Аллаһыга шөкер, рәхмәт һәм ризалыкны белдерергә тиеш.
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَطْعَمَنَا وَسَقَانَا وَجَعَلَنَا مِنَ الْمُسْلِمِينَ
الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
УКЫЛЫШЫ:
[Әл-хәмдү лиЛләәһи-лләҙии әтъгъәмәнәә үә сәкъаанәә үә дҗәгъәләнәә минәл-мүслимиин.
Үәл-хәмдү лилләәһи раббиль-гъәәләмиин]
МӘГЪНӘСЕ:
«Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын.
Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы — Аллаһыга».
АШ-СУ ӨЧЕН КЫЛЫНА ТОРГАН БАШКА БЕР ДОГА:
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى خَلَقَ الْإِنْسَانَ وَأَطْعَمَهُ وَسَقَاهُ وَجَهَّزَهُ بِالْإِمَانِ
وَنَحْمَدُهُ لِمَنْ مَيَّزَ الْحَلَالَ مِنَ السَّيِّئَاتِ وَالْحَرَامِ
وَقَسَّمَ الرِّزْقَ عَلَى خَلْقِهِ بِأَحْسَنِ
الْأُسْلُوبِ وَأَرْقَى النِّظَامِ
وَنُصَلِّى وَنُسَلِّمُ عَلَى مَنْ أُرْسِلَ رَحْمَةً لِلْعَاَلَمِينَ.
УКЫЛЫШЫ:
[Әл-хәмдү лиЛләәһи-лләҙии хъаләкъаль-инсәәнә үә әтъгъәмәһүү үә сәкъааһү үә дҗәһһәзәһүү бил-иимәән.
Үә нәхмәдүһүү лимән мәййәзәл-хәләәлә минәс-сәййи-әәти үәл-хәраам.
Үә къассәмәр-ризкъа гъәләә хъалькъыйһии би-әхсәнил-үслүүби үә әркъан-низъаам.
Үә нүсъалли үә нүсәллимү гъәләә мән үрсилә рахмәтән лил-гъәәләмиин]
МӘГЪНӘСЕ:
«Инсанны яратып, аш атып-эчерткән һәм күңеленә иман нигъмәтләрен урнаштырган Аллаһыга мактау булсын.
Мактау булсын хәләл белән хәрамны бер-берсеннән аерган Аллаһыга.
Яратканнарына ризыкларны иң гүзәл рәвештә өләшеп, инсаннарга иң яхшы низам-тәртипне бирүче — Улдыр.
Галәмнәргә рәхмәт буларак күндерелгән [Мөхәммәдкә] салават-сәлам булсын».
ИКЕНЧЕ БЕР АШ ДОГАСЫ:
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَطْعَمَنَا وَسَقَانَا وَجَعَلَنَا مِنَ الْمُسْلِمِينَ
وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَبَرَكَاتُهُ عَلَى صَاحِبِ الطَّعَامِ وَالْأَكِلِينَ
اللَّهُمَّ اجْعَلْ نِعْمَتَنَا دَآئِمًا وَدِينَنَا قَآئِمًا وَأَوْلَدَنَا عَالِمًا صَالِحًا وَلَا تُسَلِّطْ عَلَيْنَا ظَالِمًا
اللَّهُمَّ زِدْ نِعْمَةً كَثِيرَةً بِحُرْمَةِ سِرِّ سُورَةِ الْفَاتِحَةِ
УКЫЛЫШЫ:
«Әл-хәмдү ли-Лләәһи-лләҙии әтъгъәмәнәә үә сәкъаанәә үә дҗәгъәләнәә минәл мүслимиин.
Үәл-хәмдү ли-Лләәһи үә бәракәәтүһүү гъәләә съаахибит-тъагъәәми үәл-әкилиин.
Әллааһүммә-дҗегъәл нигъмәтәнәә дәә-имән үә диинәнәә къаа-имән үә әүләдәнәә гъәәлимән съаалихән үә ләә түсәллитъ гъәләйнәә зъаалимән. Әллааһүммә зид нигъмәтән кәҫииратән би-хүрмәти сирри сүүратил-фәәтихәти]
МӘГЪНӘСЕ:
«Безне туйдырган, эчергән һәм безне мөселман итеп кылган Аллаһыга мактау булсын.
Аллаһыга мактау, бу ашның хуҗасына һәм ашаганнарга Аллаһының бәракәтләре булсын.
Аллаһым! Безнең нигъмәтләребезне дәвамлы, динебезне таянычлы, балаларыбызны галим вә салих кыл.
Безнең өстебезгә бернинди дә залим җибәрмә.
«Фатиха» сүрәсенең сере хөрмәтенә безгә биргән нигъмәтләреңне тагын да арттыр, Аллаһым!»
Бу догаларның берсен дә белмәгән кеше, «мин дога белмим» дип, өстәл артыннан дога кылмыйча тормасын.
Бу кешеләр:
«Аллаһым! Биргән нигъмәтләреңә, исәнлек-саулыгыбызга мең шөкер итеп Сине мактыйбыз. Безне һидаять юлыннан аерма. Даими хәләл ризыклар ихсан ит», — дип тә дога кылырга мөмкин.