Күңел авазы
Бу көннәрдә ТР Дәүләт архивы тарафыннан игьлан ителгән республика күләмендә "Шәҗәрә" фестивале дәвам итә.
Шушы уңайдан, күңелдә туган уйларым белән уртаклашмыйча кала алмыйм.
Безнең сеңлебез Илүзә һәм энебез Зөлфәт мәдәният йортында эшлиләр. Туганнар группасына:
- Безнең нәселне "Шәҗәрә" фестивалендә катнашырга тәкьдим иттеләр. -Катнашабызмы, туганнар?!
-Катнашабыз!!!
Нәселебезне барлап чыктык. Сәхнәгә чыгачак 67 туган тупланды (3-6 айлык оныкларны да исәпләп).
Ни өчен районда безнең Җиһаншиннар нәселен тәкьдим иттеләр икән, дигән сорауга:
- Фестивальнең темасы: "Без тарихта эзлебез", - дип атала. -
Туган авылыбыз Эзмәдә "Иҗат" һәм "Бәхет", Сабаның үзендә "Ял" чишмәсе төзедек. Эзмәдә зират йортын да безнең Җиһаншиннар төзеде. Барысы да үзебезнең көч белән, менә шуларны искә алып, безне тәкьдим иттеләр. Айгөл апалар Әлмәттә мөселман мәктәбе ачтылар",- дип аңлатты энем Зөлфәт. Ул икенче көнне үк, дәүләт архивына юл салды. Генеолог Рузаль Файзрахманов ярдәмендә 13 буын бабаларыбызны ачыклау эшен башлап җибәрде. #рузальфайзрахманов үз хезмәтенең профессионалы булып чыкты. Ике-өч атна эчендә безнең нәсел чылбырын ясап та бирде. Зур баннер ясаттык. 7 буынлы шәҗәрәләр урынына һәр гаилә 13 нәсел буынын тоташтырган шәҗәрәләр ясатып алдык. Дәүләт архивы күрсәтмәләренә нигезләнеп, Илүзә сеңлем, нәселебезнең данлы тарихын 7 минутка сыйдырган бай эчтәлекле сценарий язды. Районның төрле авылларына таралган туганнарыбыз тупланып, көн саен авыл мәдәният йортында репетициягә җыйналдык.
Дәүләт архивыннан район мәдәният бүлегенә җибәрелгән күрсәтмә (критерийлары) белән 28 нче март көнне Шәмәрдән мәдәниятShow more