Күпме пирог янды духовкада?
Күпме кәтлит көйде табада?
Чурту матыр,бүтән кермим диеп,
Show more
Тәүбә иттем бүген тагы да.
Ничә тапкыр "биш минутка " кереп,
Ярты көнгә шунда адаштым!
Әллә кайда сәфәр кылып йөрдем,
Әллә нәрсә укып маташтым.
Менә тагын кердем.СМС лар,
Укыйм берәм-берәм,бик тәмләп,
Кайберсенә бүләк эзләп китәм,
Җавап язам шуннан берәмләп!
Матур җырлар тыңлыйм,дөньядагы,
Яңалыклар белән танышам,
Һава торышларын укып чыгам,
Шигырь язып кайчак маташам...
Төн уртасы җиткәч ятып йоклыйм,
Иртәгәдән димен үзгәрәм!
Болай булмый димен,ә иртәсен,
Почти, чәй эчкәнче, түзәләм.
Юк чыннан да,болай булмый дуслар,
Чыкмыйм бүтән...әйткән сүзләрдән!
Озакламый ташлыйм интернетны,
(Ә тү сәпсим язам күзләрдән!)
Дүшәмбедән... ,точно....,үзгәрәм!!!
Гөлфия Низамутдинова