Уйлану
Төн карасы таңга авышканда
Ямансулап куйды күңелем...
Show more
Беләм дә соң, ошбу халәтләрдән
Чыгу юлы җиңел түгелен...
Нишлисең бит, безнең көчтән килми,
Язмышлар ул күктә языла.
Аллаһ биргән шатлык, сынаулары
Гомер юлы буйлап сузыла.
Шатлыкларны шулай тиеш диеп
Кабул итә адәм баласы.
Тик шатлыктан гына тормый икән
Килү белән китү арасы.
Һәр көн иртән сызылып таңнар ата,
Кояш чыга сибеп нурларын.
Нигә шулай тау-чокырлы икән
Бу җиһанда гомер юллары.
Тигез юлдан атлап барган чакта,
Карамыйбыз артка борылып.
Югыйсә бит туры юл кырында
Тау, чокырлар кала орынып.
Дөнья сыный. Аның сынауларын
Һәрбер кеше үзенчә уза.
Авыр чакта, изгелегең өчен,
Якын итеп кемдер кул суза.
Кылган игелекләр озата бара,
Бу дөньяда адәм баласын.
Тик саваплы гамәл бизәп торсын
Килү белән китү арасын!
Фирдәүсә Кәримова