111 posts

ИРТӘНГЕ ДОГА

Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин әссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи МүхәммәShow moreдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыыйн.
Ий Раббым Аллаһ... Тагын бер төнемне исән-имин уздырырга насыйп иттең... Олуг Рәхмәтең илә башланган шушы көнемне дә бер Үзеңә генә тәвәккәлләп, рәхим-шәфкатеңне өмет итеп, Синең ризалыгыңны алыр өчен багышлыйм.
Йә Мәрхәмәтле Раббым... Тормышымдагы шушы яңа көнемне хәере белән уздырырга насыйп ит: начарлыктан, гөнаһлардан читләшеп, Җәннәтеңә керергә сәбәп булырлык изгелекләр эшләп, кабул булырлык гыйбадәтләр кылып...
Йә Раззәк, йә Кәрим! Шушы көнемне һәр яктан сәламәт булып, файдалы хезмәт башкарып, хәләл ризык, тыныч күңел, нык иман белән үткәрергә насыйп ит. Көн дәвамында мине сырхау-чирләрдән, яман күзләрдән, яман сүзләрдән һәм начар ниятле кешеләрдән сакла.
Йә Рахмән, йә Рахим... Гаиләмне, якыннарымны имин кыл! Аларны да явыз бәндәләрнең явыз ният-гамәлләреннән, зыян-зәхмәтләреннән һәм мәкер-золымнарыннан сакла, ярдәмеңнән ташлама, тәүфыйк-һидәят юлында булуларын насыйп әйлә.
Йә Хафиз, йә Саклаучы! Шушы көн дәвамында мине яхшы кешеләр, ярдәмчел бәндәләр белән генә очраштырып, явызлардан, адәми шайтаннардан, көнчеләрдән, караклардан, әхлаксызлардан сакла! Көтелмәгән кайгы-хәсрәтләрдән, кинәт килгән бәла-казалардан, адашу-саташулардан, һәлакәт-фаҗигалардан имин кыл, йә Раббым...
Йә Гафур, йә Гаффәр... Шушы Син бүләк иткән көн дәвамында белеп һәм белми кылган гөнаһларымны, бәндәчелек илә кылган хата-кимчелекләремне Үзеңнең олуг гафур-рәхимлегең белән ярлыка. Минем холкымны күркәм итеп, бирелгән сынауларны үткәндә хикмәт һәм сабырлык биреп миңа ярдәм ит. Иманымны нык, күңелемне йомшак, йөземне нурлы итеп, шушы көнемне хәерле, файдалы, бәрәкәтле кылып, әлеге көнне бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешүемә бер сәбәп кыл.
Раббәнәә әәтинәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә гәзәәбәннәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин. Әәмиин.

/Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде/
0 people reacted
19 views
Халидә апаның рецепты буенча ясап карадым, шундый җайлы гына ясала, составы буенча чын мазьга охшап тора үзләшкәч.
Show more
Ничек ясарга икәнен алдан куйган идек, искә төшерәбез:

ТЕЗЛӘР АВЫРТКАННАН

-2 аш кашыгы он
-1 аш каш бал
-1 аш каш сыер мае
-1 аш каш суган суы

шуны бутап мазь ясарга.

Төнгелеккә тезгә 1 ай сөртергә. Файдасы бар🙏
0 people reacted
56 views
0 people reacted
50 views
Иң җиңел рецепт тәмле әче тәмләткеч

Яртышар кг.помидор белән татлы борычны, 200гр әче борычны, бер стаканShow more сарымсакны иттарткыч аша чыгарып, шуңа 0,50 гр "Хмели-сунели" тәмләткече, 150 гр. тоз, 0, 50 гр сыек май салып яхшылап болгатабыз да, кечерәк банкаларга ябып салкын урынга куябыз. Аспирин салам, ышанычлырак, идән астында да яхшы саклана.

Тавык кыздырганда кул астында бу тәмләткеч булса бик рәхәт, бары майонез гына өстисе! Бик тиз бетә бу тәмләткеч, күберәк ясарга тырышам! Бер ясаганнан бер генә калды, балалар ярата😉

Автор Розалия Ибрагимова 😍❤
0 people reacted
38 views
Рамазан ае турында әлеге мөһим мәгьлүматларны җибәрүе өчен
дустыбыз Миләүшә Сафинага Аллаһ тәгаләнең рәхмәте булсын:
Show more
👏 Әссәләмү гәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ үә дәүләәтүһү үә җәннәәтүһ!
Һәр яңа көнне сөенеп каршылыйк, күркәм хыяллар белән яшик, максатларга ирешик!
Якты өмет, шатлык тулы көнебездә Раббыбыз үзебезне бәхетле итсен, сөенечләр, матур хыяллар, бәракәт һәм иминлек, җылы сүзләр, сәламәтлек белән бүләкләсен! 🤲

Тиздән иң кадерле һәм мөбарәк булган ай – РАМАЗАН ае җитә – аңа 8 көн калды!
Барлык мөселманнар өчен РАМАЗАН ае – иң изге һәм иң бөек ай.
▪Быел ул 10 мартта, кояш баегач, ахшам намазыннан соң башланып китә һәм 9 апрельгә кадәр дәвам итә.
▪1нче УРАЗА көне – 11 мартта.
▪10 март көнне ястү намазыннан соң – 1нче ТӘРАВИХ намазы,
▪9 апрельдә соңгы ТӘРАВИХ укылачак.
▪️10 апрель көнне исә – УРАЗА гаете,
▪️16 июньдә КОРБАН бәйрәме була.
🤲 Барыбызга да Рамазан аена ныклы әзерлек белән керергә һәм аны сабырлык белән үткәрергә насыйп булсын! Әәмиин!
0 people reacted
97 views