468 posts

💮 ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ДӘВАЛАУ ӨЧЕН
ДОГА
Без төрле чирләр, бәлалар, әфәтләр, бозымнар таралган дәвердә яшибез. Шуңа күрә, барыбызга да үзебезне үзебез өшкереп торырга кирәк.
Бермәл бер сәхабә пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ-гә үз тәнендәге бер авыртуга зарлангач, Аллаһ рәсүле ﷺ аңа:
💮 «Авырткан җиреңә кулыңны куй да,
3 тапкыр: 🤲 Бисмиллә‌әһир- рахмәәнир-рахиим. – Аллаһ исеме белән, – дип әйт һәм шуннан соң 7 тапкыр:

🤲 ӘГҮҮЗҮ БИЛЛӘ‌ӘҺИ ҮӘ КУ‌ДеРАТИҺИ МИН ШӘРРИ МӘӘ Ә‌ӘҖИДҮ ҮӘ ҮХӘ‌ӘЗИР. –
🤲 Мин әле тойган һәм аңардан хәвефләнгән нәрсәнең начарлыгыннан Аллаһка һәм аның кодрәтенә сыенам, дип кабатла!» – дигән киңәш биргән.
Мөслим хәдисләр җыентыгы.
0 people reacted
10 views
‼ 2025 нче елдагы мөселман бәйрәмнәре даталарын үзегезгә саклап куегыз!

2 гыйнвар – Рәгаиб кичәсе,
26 гыйнвар – Мигъраҗ кичәсе,
13 февраль – Бәраәт кичәсе,
1 март – Рамазан ае башлана,
26 март – Кадер кичәсе,
30 март – Ураза гаете,
5 июнь – Гарәфә көне,
6 июнь – Корбан гаете,
5–9 июнь – Тәкбир-Тәшрик көннәре,
26 июнь – Һиҗри 1447 ел башлана,
5 июль – Гашура көне,
3 сентябрь – Мәүлид ән-Нәби – Мәүлид бәйрәме.
0 people reacted
81 views
Идеи закусок для праздничного стола 😋🎄
0 people reacted
62 views
🤲Кайчакта Мәрхүм әти-әниләр өчен Коръән укырга кеше дэ табып булмый,шуна курэ "Бергә күңелле" төркемендә торучыларга дога кылу үрнәген язабыз🤲Show more

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗииииим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Әррахмәәниррахииим. Мәәлики йәүмидииин. Иййәәкә нәгбүдү вә иййәәкә нәстәгиииин. Иһдинәссыйраатальмүстәкиииийм. Сыйраталләзиинә әнгамтә гәләйһим гайрильмәгдууби гәләйһим вәләддааааааллиииин. Әәмиин.
Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
Куль һүвәллааһу әхәде. Аллааһуссамәд. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүлләһүү күфүвән әхәде. (3 тапкыр).
Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
Сүбхәәнәкә Раббикә Раббиль гыйззәти гәммәә йәсыйфүүүүн. Вә сәләәмүн гәләльмурсәлиииин. Вәлхәмдүлилләәһи Раббиль гәәләмиииин.

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим. Йәә Рабби! Йәә Аллааһ! Йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм!

Әй мәрхәмәтле Аллааһ! Хөрмәтле Коръән Кәрим китабыңның шушы сүрә һәм аятьләрен Синең ризалыгың өчен укыдым. Укыганда булган хата-кимчелекләремне гафу ит, киләчәктә Коръән Кәримне дөрес укырга һәм аның буенча яшәргә насыйп ит. Шул аятьләрне укыганда хасил булган әҗер-саваплар минем газиз әти-әнием (Фәлән улы Фәлән, Фәлән кызы Фәлән) үзләре укыган шикелле аларның гамәл дәфтәрләренә изгелек булып өстәлсен иде. Укылган аятьләр һәм кылган догаларым бәрәкәтендә аларның каберләрен нурландырсаң иде, кабер газапларыннан коткарсаң иде.
Әй Мәрхәмәтле Раббым! Сөекле әти-әнием мине кечкенә чагымда чиксез сөю һәм мәрхәмәт белән тәрбия кылды. Шул изгелекләре өчен аларга әҗер-саваплар язсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде. Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Әй Гафу итүче, Рәхимле Раббым! Кыямәт көнендә әти-әниемне бөтен хата-кимчелекләре, гөнаһлары гафу ителгән хәлдә терелтсәң иде. Әхирәттә була торган бөтен газаплардан коткарып, җәннәтләреңә кертсәң иде. Гомеремнең ахырына кадәр алар өчен Коръән укып, сәдакалар биреп, даими догалар кылырга насыйп әйләсәң иде!

Раббәнәгъфирлии вә ли вәәлидәййә вәлилмүэминиинә йәүмә йәкуумульхисәәб. Раббирхәм һүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа. Әәмиин. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
0 people reacted
45 views
Стенагызга алыгыз! Балаларыгызга гел укып торыгыз .☘

☘Аналарның балалар өчен кылган, сораган догалары бик тиз кабул була, чөнки ана белән Аллаһ арасында пәрдә юк. Балаларыбыз өчен бик яхшы дога…. Алар өчен , без -әниләр дә сорамаса, кем сорар? Доганы һәрвакыт кылырга була.
️Аллаһ сораучыларны, сораганны ярата.

☘Йа Аллаһ, Синең гүзәл исемнәрең белән синнән сорыйбыз, Сиңа ялварабыз безнең балаларыбызны үзеңнең рәхмәтең белән төреп ал. Раббым, аларга хәерле, сәламәт озын гомер бир ҮЗЕҢƏ гыйбадәт кылучылардан һәм ҮЗЕҢНЕН кушканнарыңны тыңлаучылардан ит!
,☘ЙƏ АЛЛАҺ , аларның иманын ныгыт һәм көчсезләренә көч һәм авыруларына шифа бир!
☘ЙӘ РАББЫМ, аларның тәннәрен ныгыт, күрүләрен, ишетүләрен камил кыл, җитешсезлекләрен төзәт, иң яхшы кешеләр итеп тәрбиялә!
☘АЛЛАҺЫМ ҮЗЕҢНЕН мәрхәмәтең белән балаларыбызны авырулардан, хаталардан, гөнаһлардан һәм адашып яман юлларга кереп китүләрдән сакла, аларны Үзеңә тугрылыклы итеп тәрбиялә!!!!!

☘ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбызны әти-әниләрен яратып, хөрмәт итеп тыңлый торган ит, әти-әниләренә карата каты бәгырьле, тыңлаусыз булмасыннар,безгә балаларыбызны югары әхлаклы һәм ныклы иманлы итеп үстерергә ярдәм ит!!!!!!!!!!

☘️РАББЫМ, без үзебезнең нәселебезне тәрбияләүне Сиңа ышанып тапшырабыз! АЛЛАҺЫМ,Син Үзеңнең кодрәтең белән балаларыбызны төрле явыз чирләрдән чистарт һәм әхлаксызлыктан арала. Без аларны Сиңа тапшырабыз! Show more
☘️ЙƏ РАББЫМ, Син аларны көндез һәм кичләрен тарала торган барлык төр явызлыклардан, яман гадәтләрдән, яман сүзләрдән, яман күзләрдән, кемне дә булса хаксызга рәнҗетүләреннән һәм үзләрен дә хаксызга рәнҗетүләрдән, көнче кешеләрнең күз карашыннан сакла, якла,үзеңнең рәхмәтең белән төреп ал!
☘️ЙƏ АЛЛАҺЫМ, безнең балаларыбызны бөтен яклап, өстән дә, астан да, уң яктан да , сул яктан да , алдан да һәм арттан да зыян килмәслек итеп, явыз бәндәләрнең, явыз хайваннарның, табигать бәла-казаларының һәм юл һәлакәтләренең зыяны тимәслек итеп саклавыңны Үзеңнән, ялварып-ялварып, сорыйбыз!

☘️ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбыз безнең йөз аклыгыбыз һәм күңел шатлыгыбыз булса иде.

☘️РАББЫМ, аларның йөрәкләрен шундый итеп үзгәрт, балаларыбыз Сине яратучыларны яратсыннар!! !!!!!

☘️ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбызга бу дөньяда да, ахирәттә дә кирәкле, файдалы булган белем бир, ул белем аларга Сине яратырга һәм Синең боерыкларыңны үтәп яшәп, мәңгелеккә киткәндә иманлы бәндәләр булып китәргә ярдәм итсен!
☘️ЙƏ АЛЛАҺ,балаларыбызның башкалар арасында дәрәҗәсен күтәр һәм аларга бәхет, тәүфыйкъ, һидаять һәм иман байлыгы, үзләрен тәэмин итәрлек, башкаларга да ярдәм итәрлек мал бир, кеше күзләренә карап тилмереп йөрүләрдән үзең сакла!!!!!!!!!!

☘️ЙƏ РАББЫМ, балаларыбызга чиста йөрәк, мәрхәмәт, шәфкать, алган белемнәре белән башкаларга ярдәм итәргә әзер торучы күркәм әхлак бир!!!!!!!!
☘️ЙƏ РАББЫМ,балаларыбызны түбәнлеккә төшүдән һәм хурлыкка калудан сакла. Аларга шундый шатлык бир, ул шатлык безгә дә шатлык китерсен!

☘️ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер , камил акыл, күркәм холык,йомшак фигыль ,тулы иман бир!

☘️ЙƏ АЛЛАҺЫМ, балаларыбыз Кыямәт Көнендә безнең дәлилләребез булсыннар. Әəəмиин!!!!!
1 person reacted
71 views