288 posts

Gul Naz post pinned
Нәниләргә кызыклы массаж!

Күбебезгә массаж ясый торган 🚂"Рельсы, рельсы, шпалы, шпалы,Show more едет поезд запоздалый..." 🚂мавыктыргычы таныштыр. Шәхсән мин әниемнең, шул сүзләрне әйтеп, массаж ясавын бик ярата идем. Сезгә шуңа ияреп язылган татарча мавыктыргычны тәкъдим итәм. “Үчтеки” дә урнаштырганчы, улларымда тикшердем - аларга ошады. ☺

“Чакылт-чокылт”

Поезд йөри
Чакылт-чокылт,
Чакылт-чокылт,
Чакылт-чокылт!

Тәгәрмәче -
Чакылт-чокылт,
Чакылт-чокылт,
Чакылт-чокылт!

Поезд ишеге
Ачык -
Тәгәрәп төште
Капчык!
Коелды аннан борчак,
Җыелды халык шул чак:

Тавыклар
Кыт-кыт-кытак!
Үрдәкләр
Бак-бак-бак-бак!
Чыпчыклар
Чырык-чырык!
Каргалар
Карык-карык!
Сарыклар
Бәә-бәә!
Кәҗәләр
Мәә-мәә!
Песи генә йоклаган,
Аңа борчак калмаган…

Ә-ә-ә! Берәү калган икән -
Чокырга тәгәрәп киткән!

Айгөл Әюпова

Хәрәкәтләр (видеосын да яздырырга тырышырмын Аб)

“Чакылт-чокылт”

Поезд йөри (кулларны буйга һәм аркылыгы йөртәбез, рельс һәм шпал ясыйбыз)
Чакылт-чокылт,
Чакылт-чокылт,
Чакылт-чокылт!

Тәгәрмәче -
Чакылт-чокылт,
Чакылт-чокылт,
Чакылт-чокылт!
(кулларны буйга һәм аркылыгы йөртәбез, рельс һәм шпал ясыйбыз)

Поезд ишеге
Ачык - (куллар белән турыпочмаклык сызабыз - ишек ясыйбыз)
Тәгәрәп төште (өстән аска кулларны тәгәрәтәбез)
Капчык!
Коелды аннан борчак, (имән бармаклар белән төрткәлибез)
Җыелды халык шул чак:

Тавыклар
Кыт-кыт-кытак! (бармаклар белән төрткәлибез, чукыган хәрәкәт)
Үрдәкләр
Бак-бак-бак-бак! (чеметкәлибез)
Чыпчыклар
Чырык-чырык! (имән һәм урта бармакларны сикертеп барабыз)
Каргалар
Карык-карык! (имән бармак белән еш-еш суккалыйбыз, карга чукыган хәрәкәт)
Сарыклар
Бәә-бәә! (баш, имән һәм урта бармаклар белән сыпырабыз)
Кәҗәләр
Мәә-мәә! (имән һәм урта бармаклар белән сөзәбез)
Песи генә йоклаган, (бармакларны йомшак атлатабыз яки йомшак итеп сыйпыйбыз)
Аңа борчак калмаган…

Ә-ә-ә! Берәү калган икән - (пауза)
Чокырга тәгәрәп киткән! ( бармакларны баланың култык астына таба атлатабыз һәм кытыклыйбыз)
4 people reacted
21 Jan at 2:53 pmphoto updated
1 person reacted
28 views
Театрга Тәртип белән!
КОНКУРС!

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачыShow more театрында куела торган "Рөстәм маҗаралары" спектакленә 2 урынлы билет уйнатабыз!

Вакыты: 25 июнь, 18.30. (12+)

Дөнья әдәбиятында фэнтези стиле - иң популяр стильләрнең берсе, ләкин татар әдәбиятында бик зур урын алып тора дип әйтеп булмый. Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" - татар укучысы яратып кабул иткән сирәк фэнтези әсәрләрнең берсе. Моны күрергә кирәк!

Билет уйнатуда катнашыр өчен:

✅комментарийга "Театрга Тәртип белән!" дип языгыз;
✅шушы язманы үз битегезгә репост ясагыз.

Җиңүче бүген 20.00 дән соң билгеле булачак 🎲
0 people reacted
33 views
Если прочитать книгу тысячу раз, вы ее обязательно поймете. (Китайская пословица)
1 person reacted
187 views
"Мысль опережает действие, поэтому все действия надо подгонять под воображаемый финал. А он обязан быть удачным." - Анатолий Азольский, автор книги, по которой также снят сериал "Диверсант".
0 people reacted
145 views