Син мөселманмы? Күпләргә бу сорау кызык тоелыр. Соң, мин бит татар, мин бит мөселман! Ә намаз укыйсыңмы? Ураза тотасыңмы? Зәкәт түлисеңме? Пәйгамбәр салләЛлаһу галәйһи вә сәлам кушканча яшисеңме? Ә-ә, “Иң мөһ
Show moreиме – күңелдән ышанырга”, – диярсең сиң. Сәер... Әгәр сиңа әниең яисә хатының “күңелдән генә” ризык әзерләп бирсә, эшеңдә сиңа “күңелдән генә” хезмәт хакы түләсәләр, “күңелдән генә” укытучы билге куйса, ничек булыр иде?! Әгәр кешеләр белән “күңелдән генә” эшләп, яшәп, аралашып булмавын аңласаң, ни өчен соң син Аллаһ Тәгаләгә дә шул күңел белән ышану гына да җитәр дип уйлыйсың?! Ни өчен бу ышану гына сине Кыямәттә тәмугъ утыннан саклар өчен җитәр дип саныйсың?!
Әллә син Аллаһ Тәгалә, Барлыкка китерүче, шундый золымны – икейөзлелекне күрми дип уйлыйсыңмы?! Юк, Ул күрә һәм күз карашлары кинәт кенә юкка чыгачак Көнгә кадәр вакыт кына бирә!
Шәйтан да Аллаһка, пәйгамбәрләргә, фәрештәләргә, Китапларга, Кыямәткә вә Тәкъдиргә ышана вә ләкин Аллаһ Тәгалә аны Коръәндә кәфер дип атый. Әллә пычранган күңел белән ышану гына яки үзеңне мөселманнар хисабына кертү генә коткарырмы?
Уян, туган, синең намазың сине көтә бит!
Гомәр радыйАллаһу ганһү әйтте: “Үзегезнең гамәлләрегезне сезгә кемдер санап биргәнче санагыз, вә гамәлләрегезне Кыямәт көне мизанына салганчы үзегез үлчәгез! Чөнки эшләрегезне бүген исәпләп куйсагыз, иртәгә җавап бирү җиңелрәк булыр!” Туганым, иртәгә җавап бирәчәкбез, ә бүген син нинди хәлдә? Кемгә табынасың син, сине Барлыкка китергән, сине Тәрбияләүче, синең турында барысын да Белүче Хак Аллаһ Сүбхәнә үә Тәгаләгәме, әллә бу ике сәгатьлек дөньяның ахмак байлыкларынамы? Син кемгә, Селенагамы,артистларгамы, “АК-47”гәме яки кадерле телефоныңамы табынасың?!! Син кем бүген? Син – үзеңә Җәза көнендә генә тапшырылачак калын бер китапның авторы. Хуш, ә иртәгә шул китап нигезендә ничек җавап бирерсең?
Дустым минем, Аллаһ Тәгаләне онытып сулаган һәрбер сулышың өчен, Аллаһ Тәгаләне онытып яшәгән һәрбер мизгелең өчен тәүбә ит.
Шахмат уйнап бетергәч, корольне дә, пешканы да шахмат савытына җыеп куялар. Безнең белән дә нәкъ шулай булачак – син миллиардер булсаң да, көтүче булсаң да, барыбер салкын, дымлы, кысан кабергә керерсең. Сине дан-дәрәҗәң дә, байлыгың да коткармас! Җырларың да коткармас, биюләрең дә коткармас, кәеф-сафа коруың да ярдәм итмәс, төнге клубларда бергә күңел ачкан дусларың да булмас! Уян, туган!
“Намаз укырга вакытым юк” – диярсең син. Сәер, ләкин намаз укып, Аллаһ Тәгаләне зикер итеп үткәрелгән минутлар шундый озак тоела, ә компьютер яки телевизор каршында уздырылган сәгатьләр шундый кыска кебек... Сәер, мин аңламыйм моны...
Әллә син, дустым минем, сине намазга илтмәгән аякларың сине җәннәткә кертер дип уйлыйсыңмы?! Бу ахмаклык, бу бик зур ахмаклык!
“Хе, ә мин җәннәткә кермәүдән курыкмыйм! – дип кычкырыр берәү. – Мин көчле кеше!” Туганым, көчле кеше спортзалларда йөрүче түгел, көчле кеше көрәшче түгел, көчле кеше физкультурник түгел, көчле кеше – Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен һәр иртә намазга торучы, һәр көнне 5 тапкыр илаһи бурычын үтәүче, һәр җомга мәчеттә имам артында басып, җәмәгать намазын укучы! Уян, туган!
“Аллаһ бар икән, шундый Мәрхәмәтле икән, нигә ул күпме кешене рәнҗетә соң? Нигә явызлык бар соң?!” – тагын сорау ишетәм. Хакыйкатьтә, Аллаһ Тәгалә Белүчедер вә Ул безгә без теләгәнне түгел, ә безгә кирәк булганны бирә. Ахыр чиктә, явызлыкны Аллаһ түгел, ә без, кешеләр, үзебез үк булдырабыз ич! Без үзебез безне Яратучы Аллаһның әмерләрен онытабыз һәм шәйтанга иярәбез...
Дустым минем, уян! Сине намазың көтә! Уян, чөнки иртәгә инде соң булырга мөмкин. Намазга бас, Аллаһны таны вә Ул кушканны үтә. Хакыйкатьне хәзер күпләр танымаса да, ул, Хакыйкать, үзгәрми. Аллаһның әмерләре үзгәрми. Әйдә, укып бетер дә вәгазьне, бар, тәһарәт ал. Намазлыгың җәй дә, намазга бас! Сине Аллаһның рәхмәте вә бәрәкәте көтә!
Айдар Шәйхинең рәсми битеннән алынды.