#шигърият@tatarchamusic
АПАМА
Күңел сызлаганда,авыр чакларымда, Show more
Синең янына мин ашыгам.
Өең җылы,матур,тәмле ашың пешкән,
Йөзең балкый,тулган ай сыман.

Апам,апам,сине кургән саен,
Яшәү көче арта күңлемдә.
Синнән алам,сихри илахи көч,
Иң кадерле газиз кешемнән.

Сине күрсәм хәсрәтләрем бетә.
Синең җылы карашларыңнан.
Арынгандай булам кайгылардан,
Тормышның әче газапларыннан.

Рәхмәт сиңә апам,бик зур рәхмәт,
Урап узсын сине кайгы-хәсрәт.
Мәңге яшә апам,бәхет-шатлык белән,
Һәммәбездән күреп кадер-хөрмәт.

Гөлсем Нәбиуллина
4 people reacted
282 views
С точки зрения молодости жизнь есть бесконечное будущее; с точки зрения старости - очень короткое прошлое. 

Артур Шопенгауэр
3 people reacted
132 views
Шэп жырлар!
2 people reacted
110 views
Post deleted
1 person reacted
91 views
Кичерә алсаң, кичерә күр, Раббым,
Хаталардан хали түгелмен.
Тик шулай да һичбер начарлык юк,Show more
Яхшылыкта гына күңелем.

Хаталанмый, дөрес юллар табып
Гомер сукмагыннан үтәсем
Бик тә килә, ләкин белеп булмый
Язмышлардан ниләр көтәсен...

Кем яшәми, тик шул ялгышмыйдыр,
Ә мин яшим, яшәп туялмыйм.
Давылларга каршы барам кайчак,
Кул изәсә өмет - хыялым.

Кичерә алсаң, кичер, бер хыялый
Тормыш сөйгән шушы колыңны.
Ярдәмеңә һәрчак таянамын
Үткән чакта гомер юлымны... (Гөлара Шәрипова)
2 people reacted
83 views