29 people reacted
2.2K views
Шәмсия Җиһангирова
* * *
Сикереп кенә атланыр да идең... –
Атлары шул ап-ак бүз түгел!
Кем беләндер бергә булу әле –
Ялгыз булмау дигән сүз түгел!

Булса – булсын атның тик акбүзе! –
Башка атлар безгә үз түгел!
Кем беләндер бергә булмау әле –
Ялгыз булу дигән сүз түгел!
27.04.1985
1 person reacted
64 views
Шәмсия Җиһангирова
Дөрес яшәлгән

Кайчак мин кинәт тукталып,
Эш-гамәлемне барлыйм; –
Шөкер, үткән гомеремне
Дөрес яшәлгән саныйм.

Ялган сөйләү, ялагайлык
Вөҗүдемә ят булды,
Караны “кара” дидем мин,
Агым һәрчак ак булды.

Евро, долларлар җыймадым,
Артык акча күрмәдем...
Ләкин беркайчан кешегә
Мин мескен күренмәдем.

Миндә юк дип, кызыкмадым
Беркемнең өлешенә.
“Алтын”нар насыйп булмады,
Ризамын “көмеш”енә.

Куып йөрмәдем, йөгәнсез,
Дан-дәрәҗә артыннан;
Тырыштым бары тик файдам
Тисен диеп халкыма.
Show more
Тотмадым тәлинкәсен дә
Түрәнең төрлесенә.
Кемдер куша дип, үзгәреш
Кертмәдем “йөреш”емә.

Булды казна эше диеп
“Әбәт”сез утырганым...
Ләкин беркайчан мөнбәрдән
“Мин, мин!” дип кычкырмадым.

“Күпме акча түлисез?” – дип
Сорамадым беркайчан.
Очны – очка, тинне – тингә...
Байларча яшәп ятам!

Кеше сөйли дип, кушылып,
Кер-гайбәт сөйләмәдем;
Көнләүчеләр бик күп булды,
Шөкер, мин көнләмәдем!

“Дөрес яшәмисең!” диеп,
Битәрләүчеләр булды...
Ләкин, ни генә булса да,
Аңладым анык шуны:

Һәркем яши бу дөньяда
Үз иманы кушканча.
Ничә гомер кичерсәм дә,
Яши алмам башкача!

Балаларга, оныкларга
Үрнәк итеп гамәлем, –
Шулай яши алсам иде
Алда калган кадәрен.
0 people reacted
74 views
Забирайте на стену!
0 people reacted
120 views
Сегодня день стал равен ночи,
К концу подходит месяц март,
И уж в природе, между прочим,Show more
Весне дан настоящий старт.
День весеннего равноденствия издревле считался особенным. Это начало астрономической весны. Время обновления. Разные народы встречали весну по своему: тюркские народы празднуют Навруз, в Японии поминают усопших, в Индии Праздник красок, у русских это Жаворонки, а у татар - это Карга ботка(Воронья каша). Считалось что в этот день прилетали грачи и приносили на своих крыльях Весну. В это день народ собирался на площади, готовили кашу из нескольких круп, угощали всех. Но сначала нужно было угостить Матушку- Землицу, Воду и Птиц, и попросить у них плодородия.
Вот и у нас в детском саду мы не остались в стороне. В этот день к нам пришли родители воспитанников с угощениями, дети с мамочками готовили татарское национальное блюдо Кыстыбый. А затем, как положено мы угощали прилетевших к нам птиц, поиграли с ними в разные игры. А ещё к нам на праздник пришла Масленница с блинами. В общем было всем весело.
Гайнинский детский сад "Чулпан"
29 people reacted
632 views