Алия,Айнур!Котлыйм сезне!
8 people reacted
250 views
🎶 Раяз Фасыйхов
0 people reacted
39 views
0 people reacted
43 views
🎶 Вадим Захаров
0 people reacted
34 views
з
Әнием васыятьләре

Ал таңнарны балакаем, бисмилла белән башла, Show more
Аш белән җавап бирәләр, атылган явыз ташка.
Йокыларга талган чакта, рәхмәт укы Аллаһыга.
Кодрәте киң аның һәр кайда, хәтта бөртек бодайда.

Иртән торгач, урының җый, шайтан аунап ятмасын,
Үзләренә җитмәс аңны сиңа бер кем сатмасын.
Ашагач та кашыяк ю - шайтан ялап куймасын,
Чама белеп сөйлә сүзне - сине кеше тыймасын.

Мыжгак булма, елак булма, йөзең котын җибәрмә,
Үпкәләрне сөйлә, балам, бары искән җилләргә.
Таңнар белән, балакаем, Алладан бәхет сора,
Начар төшләр күрсәң дә гел, яхшыга гына юра.

Рәхмәт укы Аллаһыга, тыныч таңнар атканга,
Күзең ачып, кинәнеп яңа көнгә бакканга.
Дөрес сүзләр сөйлә, балам, ялганны Аллаһ сөйми,
Аллаһ сөймәгән әдәмгә, бел, балам, бәхет тими.

Кеше яшен түктермә, балам, уйлап сөйлә сүзеңне,
Бу дөньяда көчле түгел, җиңә, балам, түземле.
Көенечләр - кайгы түгел, түземлегеңне җуйма,
Җырлап та ал, елап та ал, сагышны эчкә җыйма.

Камыр куйсаң, җырлап куй, җырлы ризыкны тик җый,
Табын әзерләгән мәлдә уйлый күрмә кара уй.
Уйла һәр чак изге уй!
???
1 person reacted
200 views