#дин
Бер көнне Расул әкрам галәйһиссәләм хәзрәтләре янына бер кеше килеп, болай дип әйтте:
– Әй Аллаһының расуле, бер хатын-кыз турында сөйлим әле сезгә. Ул күп намазлар укый, күп ураза тота, сәдакасын да күп итеп бирә, әмма яман сүзләр һәм усал теле белән күршесен бик рәнҗетә, – ди.
Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Ул җәһәннәмдә булачак», – диде.
Теге кеше соравын дәвам итте:
– Икенче бер хатын-кыз турында да сөйлим әле сезгә. Ул күп намазлар укымый, күп ураза тотмый, сәдакасы да зур түгел, әмма мохтаҗларга ризыгын бүлеп өләшә һәм күршеләрен рәнҗетми. Бу хатын турында ни диярсез? – ди.
Аллаһның илчесе галәйһиссәләм үзенең җавабында: «Ул – җәннәт иясе», – диде.
Намаз уку, ураза тоту һәм башка төрле гыйбадәтләр кешене рухи яктан камилләштерергә, аның әхлагын үстерергә тиеш. Әгәр намаз җиренә җиткереп, ихлас күңелдән укылса, бу гыйбадәт кешегә башка изге гамәлләргә дә юллар ача.